24 сентябрьдә Уфада Транспорт урамындагы 44нче санлы йорт каршында дүрт автомобиль бәрелешкән. Башкала автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «УАЗ Патриот» руле артында утырган 70 яшьлек уфалы, Новоселов урамыннан чыкканда, Баландин бульвары буенча килүче "Chevrolet Aveo" белән бәрелешкән. Соңгысы каршы як полосага чыккан һәм”ВАЗ2115” һәм туктап торган “Renault Sandero” автомобильләре белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә “Chevrolet “белән идарә итүче 34 яшьлек хатын һәм аның ике балигъ булмаган баласы— өч яшьлек кызы һәм алты яшьлек улы төрле тән җәрәхәтләре алган. Малайны дәваханәгә салырга туры килгән.
Фото:УГИБДД по Уфе