+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 сентябрь 2022, 12:30

12 яшьлек малай югалган

Волонтерлар хәбәр итүенчә, ул өйдән билгесез юнәлештә чыгып киткән.

12 яшьлек малай югалган
12 яшьлек малай югалган

Бүген, 27 сентябрьдә, социаль челтәрләрдә “Отклик” эзләү-коткару отряды төркеме волонтерлары Стәрлетамак шәһәрендә 12 яшьлек Сергей Ивановның югалуы, эзләүләр баруы турында хәбәр итте. Малай 26 сентябрьдә билгесез юнәлештә өйдән чыгып киткән. Аның кайда булуы турында әлегә кадәр бернәрсә дә билгеле түгел.

Билгеләре: буе – 156 сантиметр, урта гәүдәле, чәчләре саргылт, кыска, күзләре коңгырт төстә.

Өстенә кара куртка, кара чалбар кигән.

Волонтерлар аның кайда булуы турында мәгълүмат белүчеләрдән 8-987-10-60-601 яки 02 телефоннарына хәбәр итүләрен сорый.

 

Фото: Башинформ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: