+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 сентябрь 2022, 10:55

Бармагын кәнфит савытына кыстырган...

Республика авылларының берсендә 5 яшьлек балага коткаручылар килгән.

Бармагын кәнфит савытына кыстырган...
Бармагын кәнфит савытына кыстырган...

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары Дүртөйле районының Мәскәү авылында 5 яшьлек балага ярдәмгә килгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Баланың бармагы кәнфит савытына кысылган. Коткаручылар махсус корал ярдәмендә аның бармагын чыгарган. Медицина ярдәме кирәк булмаган.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр сез мондый очракта нәрсә эшләргә белмисез икән, иң яхшысы – шунда ук ярдәм эзләгез. Чит предметны болай гына тартып чыгарырга азапланмагыз, болай эшләп, зыян китерергә һәм коткару эшен шактый катлауландырырга мөмкинсез. Бала кирәк булмаган әйберне табып, бармагын кыстырмасын өчен аларны шкаф һәм тартмаларны махсус бик ярдәмендә ябып куегыз”, — дип киңәш бирәләр дәүләт комитетында.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: