+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 сентябрь 2022, 10:15

Күпбалалы гаилә яшәгән йорт янган...

Алты бала һәм аларның әти-әнисе табиблар күзәтүендә.

Күпбалалы гаилә яшәгән йорт янган...
Күпбалалы гаилә яшәгән йорт янган...

Бүген, 30 сентябрь төнендә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенә Иглин районындагы “Дуслык” бакчачылык ширкатендә бер йорт януы турында хәбәр килгән.

Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелгән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ачык ут бүрәнә йортны һәм аның янкормасын ялмап алган була. Алар янгынны сүндергәннәр.

"Янгын нәтиҗәсендә биш кеше җәрәхәтләнгән, аларның дүртесе Уфа дәваханәсенә китерелгән, алар арасында 2020 һәм 2013 елларда туган ике ир бала. 2016 елда туган малайны Иглин район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә салганнар. Шулай ук 2008 елда туган малай һәм 2011 һәм 2015 елда туган ике кыз табиблар күзәтүендә. Һәлак булучылар юк", - дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгынны сүндерүгә 27 кеше һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән МЧСтан — 13 кеше һәм 5 берәмлек техника.

Янгынның сәбәбе билгеләнә, тикшерү бара.

 

Фото:МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: