+29 °С
Болытлы
Башкортстанда 27 ноябрьдә, Әниләр көнендә, барлык бала тудыру йортларында “Бәхет туды” акциясе уза.
Бүген бала тапкан әниләргә котлау открыткасы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары һәм “Башкортстан әниләре”җәмгыяте исеменнен котлау открыткасы һәм символик бүләк тапшырыла.
“Бәйрәм көнендә республика бала тудыру йортларында 100гә якын бала туачак", — дип белдерәләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Фото: kr74-online.ru