+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
20 гыйнвар 2023, 11:25

Өч яшьлек сабый автогрейдер тәгәрмәчләре астында калган...

Юлларны кардан тазартучы техника янына якын бармагыз!

Өч яшьлек сабый автогрейдер тәгәрмәчләре астында калган...
Өч яшьлек сабый автогрейдер тәгәрмәчләре астында калган...

Удмуртиядә өч яшьлек кыз кар чистартучы автогрейдер тәгәрмәчләре астында калган. Бу хакта төбәк буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итте. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, 54 яшьлек автогрейдер йөртүчесе, юл читеннән китеп баручы баланы һәм аның әнисен күрмичә, артка чигенгән.

Бу хәл 18 гыйнвар кичендә Можга районы Олы Уча авылындагы Яшьләр урамында булган.

“Юл-транспорт һәлакәте аркасында кыз үлемгә китергән җәрәхәтләр алган", - диелә хәбәрдә.

Кызның әнисе дә авыр тән җәрәхәтләре алган, аны район дәваханәсенә озатканнар.

Кышкы юлларны кардан тазартучы, эшләп торган техника янына якын бармагыз, сак, игътибарлы булыгыз. Водитель сезне күрми калуы мөмкин. Бу хакта балаларга да аңлату, кисәтү кирәк. Хәвефсезлек чараларын күрү – гомерләрне саклап калырга ярдәм итәр.

 

Фото: udm-info.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: