Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар , 11:00

Могжиза белән генә исән калган...

Башкалада 3нче сыйныфта укучы малай йөк машинасы астына барып кергән.

Могжиза белән генә исән калган...
Могжиза белән генә исән калган...

Уфада 14 гыйнварда Революцион урамдагы 1нче гимназия каршында укучы бала могҗиза белән генә исән калган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Социаль челтәрләрдә бу вакыйганың видеосы таралган. Якындагы күзәтү камерасына эләккән язмадан күренүенчә, малай юл аша чыгу өчен светофор төймәсенә баса. Мөгаен, рөхсәт бирүче яшел сигнал кабынгач та юлны йөгереп чыкмакчы була һәм... йөк машинасы астына барып керә.

"Бала исән, юлны чыгып өлгермәгәнлектән, машина тәгәрмәчләре арасына яткан.  Юлны яшел ут кабынгач чыгып барган. Бу безнең сыйныфташыбыз, 3 сыйныф укучысы. Аның белән барысы да яхшы. Шоферны эзлибез”, - дип хәбәр итә видеоны социаль челтәрләргә куючы автор.

Чыганак хәбәр итүенчә, бу вакыйганы күрүчеләрне ЮХХДИга хәбәр итүләрен сорыйлар.

 

Фото:стоп-кадр видео @Ufa_rb | Новости. Уфа Башкортостан, Telegram

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в