-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар , 10:00

Тәмәке түгел бит, вейп кына...

Шулай уйлаучы үсмер никадәр ялгышуын аңлый микән? Табиб фикеренә колак салыйк.

Тәмәке түгел бит, вейп кына...
Тәмәке түгел бит, вейп кына...

Вейплар, электрон сигаретлар тарту балаларның баш мие үсешенә зыян китерә. Бу хакта “Известия” белән әңгәмәдә “Доктор рядом” медтехкомпаниясе табибы Екатерина Серебренникова сөйләгән.

Билгеле булуынча, электрон тәмәке — ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма.

"Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, электрон тәмәкедә никотин һәм башка агулы матдәләр бар. Алар тәмәке тартучыга да, һавага таралган аэрозольләрне сулап торучыга да зыян китерми калмый. Шунысы мәгълүм, кайбер никотинсыз дигән эшләнмәләрдә дә барыбер никотин бар", - ди Серебренникова.

Күпләр вейпны гадәти тәмәкегә караганда зарарсызрак, дип уйлый, хәтта тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә дип уйлый. Табиб белдерүенчә, бу ялгыш фикер. Вейплар гади тәмәке тартуга караганда да зыянлы, алар шулай ук бәйлелелек китереп чыгара.

Табиб белдерүенчә, электрон сигаретлардагы сыекча аеруча куркыныч, аның төтене үпкәләргә тирән үтеп керә. Электрон тәмәке, гади тәмәке кебек үк, аны тартучыга гына түгел, янәшәдәгеләргә дә зыян сала.

Табиб искәрүенчә, вейп балигъ булмаганнар организмына зур зыян китерә, аларга дөрес үсәргә комачаулый, киләчәктә күп кенә куркыныч чирләр барлыкка килү хәвефен арттыра, баш мие үсешенә, фикерләү сәләтенә начар йогынты ясый, балада борчылу, курку тойгысы барлыкка килә.

Шушы көннәрдә парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт думасының профильле комитетларына Русиядә вейпларны тыю буенча тәкъдимнәр кертергә кушты. Депутат белдерүенчә, мондый чаралар балалар, үсмерләр арасында көннән-көн ныграк тарала. Шуңа да бу көнүзәк мәсьәләне хәл итү өстенлекле бурычларның берсе булырга тиеш.

 

Фото:brestcity.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в