-17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
21 гыйнвар , 22:35

Таныш булмаган кешеләр белән подъездга кермәгез!

Социаль челтәрләрдә Уфада яшь кенә ир-егетнең 10 яшьлек кызга һөҗүм итүе турында видеоязма таралды.

Аннан күренүенчә, ир кеше, кызга ияреп, башкаланың Рыльского урамындагы йорт подъездына керә. Бәхеткә, һөҗүмгә дучар баланың кычкыруын кешеләр ишетеп кала һәм ярдәмгә ашыга. Нияте яхшыдан булмаган ир чыгып йөгерә.

“Башинформ” агентлыгы белдерүенчә, Башкортстан буенча Русия Тикшерү комитеты мәгълүмат чараларында таралган хәбәр буенча тикшерү үткәрә.

“Хәзерге вакытта тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, һөҗүмченең шәхесен билгеләү һәм аның гамәлләренә хокукый бәя бирү максатыннан, тикшерү-оператив чаралар комплексы оештырды. Ир-егетинең нияте телефон урлауга юнәлтелгән булган. Кыз тән җәрәхәтләре алмаган”, - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әти-әниләр, балаларыгызга чит кешеләр белән подъездга, лифтка керергә ярамавы турында кат-кат искәртегез. Мондый очракта югалып калмаска, узып баручылардан ярдәм сорап кычкырырга кирәклеген аңлатыгыз.

 

Фото:superomsk.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в