-16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
23 гыйнвар , 16:20

Балалар әтиләренә кирәкми...

Әниләре авариядә һәлак булган иде.

Балалар әтиләренә кирәкми...
Балалар әтиләренә кирәкми...

Кушнаренко районы хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Документтан күренүенчә, ике бала тәрбияләнгән гаилә авыр тормыш хәлендә калган. Сабыйларның әнисе юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, ә әтиләре үз вазыйфаларын үтәүдән баш тарткан. Ир балаларын матди яктан тәэмин итүдән туктаган, алар турында кайгыртмаган. Хатынының фаҗигале үлеменнән соң ул асоциаль тормыш рәвеше алып бара башлаган, эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана.

Хәзерге вакытта балалар Чакмагыш районы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют бүлегендә, дип хәбәр иткәннәр судның матбугат хезмәтендә.

Якларны тыңлаганнан соң, суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндерү турында карар кабул иткән: ир хокукларыннан мәхрүм ителгән һәм аңардан балаларын тәрбияләүгә алиментлар түләтү турында карар кабул ителгән.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

 

Фото: aif.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в