-16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар , 14:30

Республикада үсмер поезд астына эләккән...

Малайны авыр хәлдә реанимация бүлегенә китергәннәр. 

Республикада үсмер поезд астына эләккән...
Республикада үсмер поезд астына эләккән...

Кичә, 23 гыйнварда, Куергазы районында 15 яшьлек үсмер "Ырынбур-Уфа” пассажир поезды астына эләккән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Үсмерне бик авыр хәлдә ашыгыч рәвештә Күмертау дәваханәсенең реанимация бүлегенә салганнар. Табиблар аның баш сөяге сынуын ачыклаганнар.

Мәгълүмат агентлыгына транспорттагы Үзәк төбәкара тикшерү идарәсендәге хәлгә аңлатма бирелде.

"Башлангыч мәгълүматларга караганда, „Ырынбур - Уфа“ поезды тарафыннан 267нче чакрымда тимер юл буйлап хәрәкәт иткән 2007 елда туган үсмер җәрәхәтләнгән. Зыян күрүче дәваханәгә озатылган. Машинист ашыгыч тормоз кулланган һәм сигнал биргән, ләкин имгәнүне булдырмау мөмкин булмаган. Тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын һәм сәбәпләрен билгели. Кайбер экспертизалар билгеләнүгә әзерләнә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Әти-әниләр, балаларга тимер юлында йөрүнең куркыныч һәм бик хәвефле булуын аңлатыгыз. Бигрәк тә үсмерләрнең дәрестән тыш вакытларында кайда булулары, нәрсә эшләүләре белән кызыксынып торыгыз, битараф булмагыз. 

 

Фото: myslo.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в