-16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
24 гыйнвар , 15:50

Укучының авызын скотч белән ябыштырган

Абруйлы гимназиядә булган хәл әти-әниләрне шаккатырган.

Укучының авызын скотч белән ябыштырган
Укучының авызын скотч белән ябыштырган

Екатеринбургта абруйлы 94нче гимназиядә укытучы өченче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырып куйган. Бу турыда зыян күргән малайның әнисе “URA.RU” басмасына сөйләгән.

Ул укытучының мәктәптә башка балаларны да мыскыл итүен билгеләп үткән. “Дөресен әйткәндә, башта ышанмадым. Улымнан җайлап кына сораша башладым. Ул башта дәшмәде, аннары елый-елый сөйләде. Укытучы такта сөртә торган чүпрәк яки китап белән сугарга мөмкин, ә шушы көннәрдә ул баланың авызын скотч белән ябыштырган”, — дип сөйләгән Екатеринбургта яшәүче ханым.

Әни кеше, бу хәлдән соң, гимназия җитәкчеләре аны әңгәмәгә чакыруы турында белдергән . Ул укытучыга җәза бирмәсләр, ә барысы өчен дә улын гаепләргә мөмкиннәр, дип уйлый.

 

Фото: pxhere.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в