-19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 гыйнвар , 12:00

Башкортстанда Сабинаны эзлиләр...

Волонтерлар халыктан ярдәм сорый.

Башкортстанда Сабинаны эзлиләр...
Башкортстанда Сабинаны эзлиләр...

Салават шәһәрендә 21 яшьлек Сабина Сәлимова хәбәрсез югалган. Бүген “ВКонтакте “социаль челтәрендәге “Отклик”эзләү-коткару отряды” төркемендә хәбәр итүләренчә, 22 гыйнварда кыз билгесез юнәлештә чыгып киткән, әлегәчә аның кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.

Аның билгеләре: буе — 165 см, какча гәүдәле, җирән озын чәчле.

Югалган көнне ул кара башлык, аксыл төстәге капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинсы, кышкы ак кроссовкалар кигән була.

“Сабинаның кайда булуы турында мәгълүмат булган һәркемнән 8-987-10-60-601 яки 102 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз",— дип мөрәҗәгать итә волонтерлар гражданнарга.

 

Фото: gorobzor.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в