-28 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
25 гыйнвар , 16:00

Поезд астында калган үсмернең хәле ничек?

Элегрәк хәбәр итүебезчә, республикада тимер юл буйлап китеп баручы 15 яшьлек үсмер белән бәхетсезлек очрагы булган иде.

Поезд астында калган үсмернең хәле ничек?
Поезд астында калган үсмернең хәле ничек?

Куергазы районында "Ырынбур-Уфа” пассажир поезды астына эләккән үсмерне бик авыр хәлдә Күмертау дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Табиблар аның баш сөяге сынуын ачыклаганнар.
Үсмернең хәзерге вакытта хәле ничек булуы турында, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән, “Башинформ” агентлыгы  хәбәр итә.

"Ул бик авыр хәлдә, динамика юк. Табиблар Мәскәү белгечләре белән телемост үткәрделәр, мөмкин булганның барысын да эшлиләр”, - дип белдергәннәр министрлыкта.


Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә белдерүенчә, яшь кеше наушникларда булган һәм поездның якынлашуын ишетмәгән.

Тикшерүчеләр вакыйганың барлык шартларын һәм сәбәпләрен билгели.

Әти-әниләр, балаларга тимер юлында йөрүнең, мондый вакытта бигрәк тә наушниклар киюнең куркыныч һәм бик хәвефле булуын аңлатыгыз. Үсмерләрнең дәрестән тыш вакытларында кайда булулары, нәрсә эшләүләре белән кызыксынып торыгыз, битараф булмагыз.

 

Фото:  ovostivoronezha. ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в