+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2023, 11:50

Балага кычкыру канга сеңгәнме?!

Русиядә ата-аналар арасында сораштыру үткәргәннәр. Нәтиҗәләр уйланырга мәҗбүр итә.

Балага кычкыру канга сеңгәнме?!
Балага кычкыру канга сеңгәнме?!

Безнең илдә күпчелек ата-аналар даими рәвештә балаларына кычкыра. Мондый мәгълүматлар MAXIMUM Education белем бирү компаниясе сораштыруылары нәтиҗәсендә билгеле булган. Бу хакта “Известия” басмасы.

Русиядәге һәр өченче ата-ана үз баласына еш кына тавыш күтәрә, һәр икенчесе моны ара-тирә башкара, ата-аналарның 8 проценты гына беркайчан да балаларына кычкырмый.

Үзләренең тәрбия тактикасы турында сөйләгәндә, сораштыруда катнашкан өлкәннәрнең 47 проценты хәл-вакыйгага карап эш итүләрен, ә һәр өченчесе бала өчен дус булырга тырышуын әйткән. Бары тик 11 процент кына бала белән мөнәсәбәтләрдә үзләрен өстен дип билгели, ә 6 процент ата-аналар конфликтлардан мөмкин кадәр сакланырга тырыша.

Сораштырылганнарның ата-ананың 68 проценты балалар өчен борчылып яшәүләрен әйткән, 88 проценты борчылу хисләрен даими кичерүен таныган. 12 проценты бала өчен бик сирәк кайгыруын белдергән.

Шулай ук һәр икенче респондентның балалар белән бергә үткәрер өчен вакытлары җитмәве ачыкланды.

Сораштырылганнарның тагын 66 проценты кешенең характерын һәм төп сыйфатларын гаилә формалаштыра дип саный. Шул ук вакытта, һәр бишенче ата-ана үз баласына иң зур йогынты җәмгыять, әйләнә-тирә мохит, шул исәптән мәктәптә ясаганын әйткән. Өлкәннәрнең тагын 15 проценты газизенең характеры тумыштан формалаша дигән фикердә.

Тикшеренү 13-17 гыйнварда 9-11 сыйныф укучыларының ата-аналары арасында үткәрелгән. Анда илнең төрле төбәкләреннән 1,7 меңнән артык кеше катнашкан.

 

Фото:psyfiles.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: