+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2023, 14:30

Кеше баласына шелтә ясасаң...

Республика шәһәрләренең берсендә күршеләр лифтта сугышкан.  

Кеше баласына шелтә ясасаң...
Кеше баласына шелтә ясасаң...

Күршеләр, күршеләр – иң якын кешеләр, дип хәзер җырларда гына жырлана шул. Ут күршеләрнең юк кына сәбәп аркасында да бер-берсен күрә алмаслык дошманга әйләнүе адым саен. Әнә Стәрлетамак шәһәрендәге күпкатлы йортта булган хәл дә шуңа дәлил.

Социаль челтәрләрдә шәһәрдәге күпкатлы йорт подъезды лифтында күршеләр белән булган ямьсез күренешнең видеоязмасы таралды. Видео авторы белдерүенчә, бер хатын лифтта ирле-хатынлы күршеләренә улларына карата шелтә ясаган. Янәсе дә, аларның уллары фатирга дусларын җыеп, күңел ача, музыканы бөтен тавышына ачып куя, яшьләр таңга кадәр йөри...

Ата-ана шелтәне күтәрә алмый, билгеле. Ир кеше хатынның башлыгын тартып төшерә, тегесе дә җавасыз калмый. Ә аннан ике хатын-кыз арасында көч сынашу башлана.

Конфликтны үзара сөйләшеп, тыныч кына да хәл итеп булыр иде дә соң... Бәлки, ул очракта видеоязма да, яманат та таралмас иде.

 

Фото: sun1-54.userapi.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: