Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 гыйнвар 2023, 16:05

Сакчы сабыйны балалар бакчасына кертмәгән

Ә бу вакытта тышта 37 градус салкын булган.

Сакчы сабыйны балалар бакчасына кертмәгән
Сакчы сабыйны балалар бакчасына кертмәгән

Хабаровскида сакчы баланы балалар бакчасына кертмәгән, аны 37 градус салкында урамда калдырган. Әтисе баланы бакча ачылырга биш минут кала алып килгән була.

Интернетта әти кешенең сакчы белән ярсып тиргәшүе эләккән видео таралган. Бу вакытта сабый урамда туңып басып тора.

Ир баланы мондый салкында тышта тотарга ярамаганлыгын аңлатырга тырыша, әмма сакчы үз сүзендә торуын дәвам итә.

Эш шунда ки, кагыйдә буенча, алдан килгән балаларны төркемнәргә кертергә ярамый. Әмма балалар бакчасы җитәкчелеге сакчының кыланышын дөрес гамәл түгел дип саный.

Хабаровск крае прокуратурасы бу очрак буенча тикшерү башлаган.

Декабрьдә Владикавказда балалар бакчасы хезмәткәре кечкенә малайны кыйнавы эләккән видеокадрлар таралган иде. Кадрларда тәрбияченең башта балага кычкыруы, ә аннары берничә тапкыр аны башы белән өстәлгә бәрүе күренә.

 

Фото: orengrad.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: