Кичә, 27 гыйнвар иртәсендә, ашыгыч хезмәтләргә Чишмә районының Алкино-2 авылындагы күпфатирлы йортта төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын урынына республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгын сүндерүчеләре килгән.
Вакыйга шаһитлары хәбәр итүенчә, фатирның йокы бүлмәсендә 10 яшьләр тирәсенәдәге кыз һәм малай идән такталары арасына кәгазь тыгып, аны шырпы белән яндырырга тырышкан.
Бәхеткә, бу вакытта өлкәннәр өйдә булган һәм, вакытында чаралар күрү аркасында, беркем дә зыян күрмәгән. Күршеләре дә ярдәмгә килгән.
“Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре, аларны үтәмәүнең фаҗигале нәтиҗәләре турында сөйләгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!” – дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары.
Фото: ведомствоның матбугат хезмәте