+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
29 гыйнвар 2023, 15:45

Ун бармагыннан икесе генә калган...

Җиде яшьлек малай өйдә коточкыч газаплауларга түзеп яшәгән.

Ун бармагыннан икесе генә калган...
Ун бармагыннан икесе генә калган...

Мәскәүдә табиблар җиде яшьлек малайның кулларындагы сигез бармагын ампутацияләгәннәр. Бу коточкыч хәл баланың үги әтисе аркасында килеп чыккан, дип хәбәр итә “Известия” басмасы.

Малайның еллар дәвамында явыз атаның газаплауларына түзеп яшәве, бәлки, әле тиз генә фаш ителмәс иде дә. Ләкин бармакларын бик нык өшеткән малайны әнисе табибларга алып килә. Дәваханәдә ренгент ясагач, баланың бармакларын туңдыруын, сөякләренең күпсанлы сынуын, аларның дөрес ялганмавын, тәнендә авыр җәрәхәтләр барлыгы ачыклана.  

Кырын эш кырык елдан соң да беленә. Бала күпме генә яшерергә тырышса да, хокук сакчыларының шикләнүе чынга туры килә. Малайны үги әтисе еллар дәвамында кыйнап, газаплап яшәгән, кулларын сәгатьләр буена карда тоткан... 

Кызганычка каршы, табибларга баланың ике кулындагы сигез бармагын да нигезенә кадәр кисәргә туры килә.

27 гыйнварда Мәскәүдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Ярославская малайга протезлар куелачагын хәбәр итте.

"Ике баш бармак кына калды. Табиблар сеңерләрен саклап калды, киләчәктә ампутацияләнгән бармаклар урынында яхшы протезлар куярга мөмкин булачак. Протезлау турында килешү бар, без акча табачакбыз", - дип язган ул телеграм-каналдагы сәхифәсендә.

Ярославская белдерүенчә, малайны әнисенә кайтармаячаклар. Моннан тыш, аның тагын бер яшьлек кызы бар, аны да гаиләдән алганнар һәм социаль учреждениегә урнаштырганнар. Гаепләнүче ир кулга алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

"Әнисе барысын да белеп торган, ләкин эндәшмәгән. Аның гамәлләренә, дөресрәге, бернинди дә чара күрмәвенә хокукый бәя биреләчәк”, - дип ассызыклаган Ярославская.

 

Фото: cdn.iz.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: