+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2023, 09:50

Баланы күрүчеләр юкмы?

11 яшьлек малай шимбә көнне югалган.

Баланы күрүчеләр юкмы?
Баланы күрүчеләр юкмы?

Екатеринбургта 11 яшьлек Нурислам Адылжанов югалган. Малай 28 гыйнварда өенә әйләнеп кайтмаган. Полиция хезмәткәрләре, эзләү отрядлары волонтерлары һәм якыннары аны эзли.

— Малай 28 гыйнварда югалган, әти-әниләре кичә безгә мөрәҗәгать иттеләр, моңа кадәр үз көчләре белән эзләгәннәр. Әлегә кадәр ул бердә чыгып китмәгән була. Эзләүләр бара, урында иреклеләр эшли, — дип хәбәр итә “ЛизаАлерт” волонтерлары.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай шимбә көнне көндез дуслары белән йөрергә чыгып киткән һәм кире өенә әйләнеп кайтмаган.

Югалган көнне бала кара соры куртка, шул ук төсле башлык, коңгырт шарф, кара комбинезон һәм кара ботинка кигән була.

Әгәр дә малайның кайда булуын белүчеләр булса, эзләү координаторына 89527356883, 8 (343) 356-42-11 яки 02 телефоннарына хәбәр итегез.

 

Фото: cdn.iportal.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: