+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
30 гыйнвар 2023, 15:05

Табиблар баланың гомере өчен көрәшә

Куергазы районында 15 яшьлек үсмер белән фаҗига бер атна элек, 23 гыйнварда, булган иде.

Табиблар баланың гомере өчен көрәшә
Табиблар баланың гомере өчен көрәшә

Элегрәк хәбәр итүебезчә, тимер юл буйлап китеп баручы үсмер "Ырынбур-Уфа” пассажир поезды астында калган. Машинист ашыгыч тормоз кулланган, сигнал биргән, ләкин бала наушникларда булган һәм поездның якынлашуын ишетмәгән.

Үсмерне бик авыр хәлдә Күмертау дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Табиблар аның баш сөяге сынуын ачыклаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылама белән “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы егетнең хәле турында хәбәр итте.

“Тотрыклы бик авыр, динамикасыз", — дип белдергәннәр министрлыкта.

Әти-әниләр, балаларга тимер юлында йөрүнең, мондый вакытта бигрәк тә наушниклар киюнең куркыныч һәм бик хәвефле булуын аңлатыгыз. Үсмерләрнең дәрестән тыш вакытларында кайда булулары, нәрсә эшләүләре белән кызыксынып торыгыз, битараф булмагыз.

 

Фото:pervo.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: