+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 гыйнвар 2023, 12:25

2 миллион сумга – виртуаль корал...

Интернет уеннары белән мавыккан 11 яшьлек малай әти-әнисен бөлгенлеккә төшергән.

2 миллион сумга – виртуаль корал...
2 миллион сумга – виртуаль корал...

Мәскәүдә 11 яшьлек малай әти-әнисенең 1,8 миллион сум акчасын урлаган. Компьютер уеннарында утырган бала бу кадәр зур суммадагы акчага уендагы персонаж өчен корал сатып алган. Бу турыда “BAZA” телеграм каналы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге уенны уйнаучылар укучыга  рейтингын арттырырга тәкъдим иткәннәр. Моның өчен ул виртуаль корал сатып алырга, ә акчаларны билгеле бер кешегә урамга чыгарып бирергә тиеш була.

Әнә шулай малай даими рәвештә әти-әнисенең өйдә җыеп куйган акчларын алып, бер дә белмәгән, күрмәгән чит кешеләргә бирә башлый. Берничә айдан соң, әти-әнисе өйдән ике миллионга якын акчаның югалуын ачыклый.

Мәктәп укучысы кылган гамәлләрен таныган. Шунысы үкенечле, малай уенда рейтинг арттыру өчен акчаны кемгә биргәнен хәтерләми...

 

Фото: klubmama.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: