-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
31 гыйнвар 2023, 13:00

Башкала урамында 4 яшьлек баланы машина бәрдергән...

Водительләр, юл кагыйдәләренә игътибарлы булыгыз.

Башкала урамында 4 яшьлек баланы машина бәрдергән...
Башкала урамында 4 яшьлек баланы машина бәрдергән...

Бүген, 31 гыйнварда, Уфаның Ленин урамында кечкенә бала катнашлыгында авария булган. 4 яшьлек баланы һәм аның әнисен машина бәрдергән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Opel Antara” машинасы руле артында 40 яшьлек хатын-кыз булган. Ул Достоевский урамыннан Ленин урамына таба борылыш ясаганда, 4 яшьлек баланы һәм хатын-кызны бәрдергән. Җәяүлеләр юлны светофорның рөхсәт ителгән сигналына чыгып барган.

Ашыгыч медицина ярдәме машинасында зыян күрүчеләр дәваханәгә озатылган. Юл-транспорт вакыйгасының нечкәлекләрен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ачыклый.

Хөрмәтле водительләр! Юлларда игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз.

 

Фото: Уфа буенча Дәүләт автоинспекциясе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: