Бу хәл 25 гыйнварда Екатеринбург шәһәрендәге балалар бакчасында көндезге прогулка вакытында булган.
“Мәктәпкәчә учреждение ихатасында ике яктан киртәле таучык бар. Кыз аңа менгән һәм таучыкның киртәсенә кысылып калган. Аннан чыгарга тырышып, ул үз шарфы белән эләгеп калган”, - дип белдерә прокуратура хезмәткәрләре.
Балаларны төркемгә алып керергә җыйган вакытта тәрбияче кызның юклыгын белеп калган. Баланы тапкач, аңа шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар. Ул вакытта зыян күрүче сабыйның хәле тотрыкланганы ачыклана.
Кызганычка каршы, берничә көннән сабый дәваханәдә үлә.
Фото:ren.tv