+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2023, 12:50

Баланы урлаганнар, талаганнар һәм шәһәр читендә ташлап киткәннәр...

Тикшерү башлангач, 10 яшьлек малайның әти-әнисе шакката.

Баланы урлаганнар, талаганнар һәм шәһәр читендә ташлап киткәннәр...
Баланы урлаганнар, талаганнар һәм шәһәр читендә ташлап киткәннәр...

Төмәндә 10 яшьлек малай кыйммәтле телефонын югалткан. Бәлки, балалар арасында була торган бу гадәти хәлне белми дә калган булыр идек. Ләкин малай әти-әнисенә үзен талаулары турында коточкыч вакыйга сөйләгән. Бу хакта “URA.Ru” басмасы хәбәр итә.

 “Баланы урлау” тарихы гыйнвар урталарында булган. Ул вакытта 10 яшьлек укучы әти-әнисенә урамда үзенә билгесез кешеләрнең һөҗүм итүе, талаулары, телефонын тартып алулары, машинага утыртып, шәһәрнең таныш булмаган өлешендә калдырып китүләре турында сөйләгән.

Малайның якыннары шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Укучы полицейскийларга үзе белән булган хәлнең нечкәлекләрен сөйләгән, җинаятьчеләрне эзли башлаганнар.

Тикшерә торгач, малайның телефонын үзе югалтуы, әти-әнисеннән куркып, барысын да уйлап чыгаруы, чынлыкта булмаган хәлләр турында сөйләве ачыклана.

Төбәк Тикшерү комитетында раслауларынча, балага карата хокукка каршы бернинди дә гамәлләр башкарылмаган.

Ялган капчыкта ятмый шул, дуслар. Алдап сөйләр алдыннан, нәтиҗәсен уйлагыз. 

 

Фото:gazeta.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: