+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2023, 11:45

Әниләре өч баланың гомерен саклап калган

Республикада узган тәүлектә 17 янгын булган. Кызганычка каршы, ике кеше һәлак булган. 

Әниләре өч баланың гомерен саклап калган
Әниләре өч баланың гомерен саклап калган

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

31 гыйнвар кичендә ашыгыч хезмәтләргә Стәрлебаш районының Елимбәт авылында янгын турында хәбәр килгән.  Йорт тулысынча янган.

“Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын вакытында йортта 4 кеше, шул исәптән 3 бала булган. Әни кешенең эвакуация буенча дөрес гамәлләре аркасында барысы да исән калган, беркем дә җәрәхәтләнмәгән”, дип белдерделәр ведомствода.

Янгыннан саклану өчен коткаручылар гади кагыйдәләргә игътибарлы булырга чакыра.

Электр челтәрләренә артык йөкләнеш ясамагыз, кулдан эшләнгән һәм төзек булмаган электр җылыткычлар кулланмагыз!

Мич якканда аларны игътибардан калдырмагыз.

Исерек хәлдә булган якыннарыгызны һәм танышларыгызны, шулай ук балаларны игътибарсыз калдырмагыз!

Янгынны үзегез сүндерергә тырышмагыз!

Балаларыгызга янгын вакытында нишләргә кирәклеген аңлатыгыз. Бу алгоритмны белгәндә, күп фаҗигаләрне кисәтеп була.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: