Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
1 февраль 2023, 16:30

Яңагын тешләп өзгән...

Ике яшьлек балага эт лифтта һөҗүм иткән.

Яңагын тешләп өзгән...
Яңагын тешләп өзгән...

Төмәндә “сугышчан” токымлы эт ике яшьлек малайга лифтта һөҗүм иткән һәм яңагын тешләп өзгән. Бу турыда “SHOT” телеграмм-каналы хәбәр итә.

Зыян күргән баланың әнисе сүзләре буенча, алар улы белән лифтка кергәндә, 23 яшьлек күршеләре стаффордшир терьер токымлы эте белән анда булган. Әни кеше әйтүенчә, эт борынчыксыз булган.  Шул чагында кабинада көчле тавыш ишетелгән һәм хайван балага ташланган.

“Чылбыр тавышы булдымы, кинәт эт балага ташланды һәм бит очын гына тешләп өзеп алды”, — дип сөйләгән әнисе.

Нәтиҗәдә, баланы дәваханәгә алып киткәннәр, анда табиблар аның яңагын берничә урыннан теккән.

Эт хуҗасы үз чиратында терьерның борынчыклы иде, дип ышандыра. Аның сүзләре буенча, хайван лифттагы тавышларга беренче тапкыр шулай кыланган. Ир һөҗүм алдыннан этенең агрессия билгеләрен күрсәтмәве, ә баланың аны котыртмавы турында белдергән. "Малайның бите бозылмады, нигә ашыгып нәтиҗә ясарга? Баланың яңагын теккәннәр, анда хәтта җәрәхәт тә калмас әле”, — дип, эт хуҗасы вакыйгага карата үз фикерен белдергән.

Тик шуны онытмаска кирәк, “сугышчан” токымлы этләр аерым исәптә тора. Этләрне борынчак кидермичә урамга алып чыгу да катгый тыела.

 

Фото: moi-goda.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: