Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 февраль 2023, 17:00

Баланың башына боз төшкән

Уфа урамында 11 яшьлек малай бәлага очраган.

Баланың башына боз төшкән
Баланың башына боз төшкән

Кичә кич Уфада ашыгыч хезмәтләргә травмпунктка 2011 елда туган баланың баш җәрәхәте белән мөрәҗәгать итүе турында мәгълүмат килгән. Бу хакта “Башинформ" хәбәр итә. Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бала Октябрь проспекты буенча урнашкан 164нче торак йортның 5нче катындагы балкон козырегыннан боз төшү нәтиҗәсендә зыян күргән.

Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, малайны якыннары белән өенә кайтарып җибәрәләр. Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

 “Әгәр бина түбәсендә боз һәм кар күрсәгез, аларның төшүе кешенең җәрәхәтләнүенә, шулай ук мөлкәтенә зыян китерергә мөмкин икән, бу хакта идарәче компаниягә, Уфаның бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә 279-90-00 телефоны  яки „112“ номеры буенча хәбәр итегез, — дип искәртәләр ведомствода. — Һәм тәрәзә кырыйларын, балкон козырекларын һәм явым-төшемнәрдән җыелган кондиционерларны вакытында чистартырга онытмагыз — әгәр кар төшү аркасында кемдер зыян күрсә, җаваплылык торак хуҗасына төшәчәк”.

 

Фото: yarnews.net

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: