+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 февраль 2023, 12:10

Мошенниклар балаларны да алдый...

12 яшьлек малай әти-әнисенең акчасын аферистларга күчергән.  

Мошенниклар балаларны да алдый...
Мошенниклар балаларны да алдый...

Сахалин өлкәсендә 12 яшьлек мәктәп укучысы мошенникларга 50 мең сумнан артык акча күчергән. Бу хакта “ЧП Сахалин" телеграм-каналы хәбәр итә.

Оха шәһәрендә яшәүче малай онлайн уен уйнаган. Шул вакытта таныш булмаган кеше аңа уен өчен аксессуар сатып алырга тәкъдим итә. Ләкин виртуаль түгел, ә чын акчага.

Малай ризалаша. Башта әнисенең телефонын ала һәм аның картасыннан җинаятьчеләргә 18 мең 615 сум акча күчерә. Әмма аферист моның белән генә туктамый, баланы тагын акча күчерергә үгетли. Бу юлы малай әтисенең картасыннан янә 34 мең 800 сум акча күчереп куя.

Карталардан акча югалуын һәм моны, мошенникларга ышанып, уллары эшләвен белгәч, әти-әниләре полициягә гариза язган. Тикшерү бара.

 

Фото: kompromat1.pro

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: