+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
2 февраль 2023, 20:00

Сезнең сабыйлар да мультфильмсыз ашамыймы?

Табиб фикеренә колак салыйк.

Сезнең сабыйлар да мультфильмсыз ашамыймы?
Сезнең сабыйлар да мультфильмсыз ашамыймы?

Баланслы туклану – бала сәламәтлеге өчен төп шартларның берсе. Әмма кайбер әти-әниләрнең аларны бернигә карамастан ашатырга тырышуы баланың туклану тәртибен бозарга мөмкин, дип кисәтә "Известия” басмасы белән әңгәмәсендә табиб-педиатр, неонатолог Елена Игринева.

“Ата-аналарга баланың игътибарын әкиятләр, музыка, уенчыклар белән  ризыктан читләштереп, ничек тә ашатырга омтылудан баш тартырга киңәш итәм. Бу баланың нәрсә ашаганын аңлап та торыйча, автомат рәвештә туклануына китерәчәк. Мондый күренеш киләчәктә ризыкка тискәре карашын көчәйтә. Беренчедән, баланың ризык сайлау хокукы бар. Аны акрынлап, әмма системалы рәвештә файдалы ризыкка өйрәтергә, әмма яраткан ризыкларыннан баш тартырга мәҗбүр итмәскә киңәш итәм”, - дип билгели табиб.

Аның белдерүенчә, баланы яңа ризыкка өйрәткәндә, аз-азлап ашатырга кирәк. Әгәр нәрсәнедер яратмаса, аны шундый ук башка төрлегә алыштырырга кирәк.

"Балалар өстәл артында ризыкны озак көтеп утырырга тиеш түгел. Бу аны арыта, ялкыта. Баланы ашатканда тискәре эмоцияләрдән сакланырга тырышыгыз, гаиләдә уңайлы һәм тыныч психологик шартлар тудыру мөһим. Ашамаган очракта җәзаларга, көч кулланырга ярамый, - дип ассызыклый Игринева.

Белгеч аңлатып узганча, төрле яшь чорында баланың матдәләр алмашынуы үзгәрә. Бигрәк тә үсмер чорда энергия күп сарыф ителә. Мондый вакытта рацион төрлелегенә, аксымга бай ризыкларга аеруча иътибар итәргә кирәк.

 

Фото:espanarusa.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: