Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
3 февраль 2023, 15:10

Сабыйны аэропортта калдырып китмәкче булганнармы?

Әти-әнисе балага билет сатып алудан баш тарткан.  

Сабыйны аэропортта калдырып китмәкче булганнармы?
Сабыйны аэропортта калдырып китмәкче булганнармы?

Израильнең Тель-Авив шәһәрендәге Бен-Гурион аэропортында шаккатмалы хәл булган. Бельгиядән килгән гаилә кечкенә балаларын теркәлү өстәле янында калдырып киткәннәр.

Брюссельгә очарга җыенган гаиләнең, рейска утырган вакытта, балалары өчен билетлары булмавы ачыкланган. Ир белән хатын билет сатып алудан баш тартканнар һәм, коляскадагы баланы теркәлү зонасында калдырып, паспорт контроленә киткәннәр, дип яза “The Jerusalem Post” басмасы.

Аэропорт хезмәткәрләре мондый хәлне беренче тапкыр күреп, шаккатканнар.  Шунда ук полиция чакыртып, бельгиялеләрне тоткарлаганнар.

Израиль аэропортлары идарәсе вәкилләре ачыклавынча, бельгиялеләр рейска соңга калган, алар килгәндә, теркәлү өстәле инде ябылган була.  Ир белән хатын бу гамәлләренә аңлатма биргәндә, сакчы белән сөйләшергә теләп, баланы коляскада теркәлү зонасында калдырдык, дип аңлатканнар.

 

Фото: novosti-ru.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: