+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
4 февраль 2023, 09:25

Йорт яннарында сак булыгыз!

Башына бозланып каткан кар ишелеп төшкән 10 яшьлек кыз дәваханәгә эләккән.

Йорт яннарында сак булыгыз!
Йорт яннарында сак булыгыз!

Кичә, 3 февральдә, Стәрлетамакта 10 яшьлек кыз зыян күргән. Аның башына түбәдән бозланып каткан кар ишелеп төшкән. Кыз тән җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә озатылган. Бәхетсезлек очрагы буенча прокуратура тикшерү оештырган.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы ачыклавынча, бу хәл көндезге дүртләр тирәсендә булган. Шәһәрнең Коммунистик урамдагы торак йорт түбәсеннән баланың башына бозлы кар ишелеп төшкән.

Күзәтчелек ведомствосы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшерәчәк һәм идарәче оешманың вазыйфалы затларының һәм коммуналь хезмәтләрнең, шулай ук бина хуҗаларының түбә һәм балкон козырекларын чистартуы тикшереләчәк. Кирәк очракта прокуратура чараларын күрү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Стәрлетамакта булган хәл шәһәр прокуратурасы контролендә тора.

 

Фото: мойгород.рус

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: