Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
5 февраль 2023, 17:40

Телефонны шунда ук сүндереп куегыз!

Аферистлар хәзер “WhatsApp”ка  шалтыраталар.

Телефонны шунда ук сүндереп куегыз!
Телефонны шунда ук сүндереп куегыз!

Аферистлар яңа мошенниклык схемасын уйлап тапкан һәм хәзер “WhatsApp”ка  шалтыраталар. Мондый сөйләшү нәтиҗәсендә, үзең дә сизмәстән, акчасыз калырга, кредит рәсмиләштерергә бик мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Җинаятьчеләр үзләрен "Дәүләт хезмәтләре" (Госуслуги) хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар корреспонденция җибәрергә теләүләрен һәм телефонга җибәрелгән смстагы кодны әйтүләрен сорыйлар. Әнә шулай кеше берни аңламый финанс хезмәтләре сайтында теркәлә һәм кредит рәсмиләштерә.

Чынлыкта исә  "Дәүләт хезмәтләре" хезмәткәрләре беркемгә дә шалтыратмый, барлык кирәкле мәгълүматны шәхси кабинетта табарга була. Ә мондый төрдәге СМСларны портал аккаунтка теркәлгән очракта гына җибәрә.

Әгәр мессенджердан шалтыратып, үзләрен "Дәүләт хезмәтләре"ннән дип белдереп, СМС-код сорасалар, телефонны шунда ук куегыз.  Бу, һичшиксез, мошенниклар.

 

Фото: ria.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: