Волгоград өлкәсендә әнисе өйдә юк вакытта тәрәзәдән егылып төшкән бала вафат булган. Бу хакта “РИА Новости” агентлыгы хәбәр итә.
Хәбәр ителүенчә, 2 февраль иртәсендә Волгоград өлкәсенең Волжский шәһәрендә узып баручылар биш катлы йортның тәрәзәләре астында яткан баланы күргән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Анда ачыклануынча, кичне малайның 41 яшьлек әнисе спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, улын йокларга яткырган һәм ахирәте белән күңел ачарга барга чыгып киткән.
Малай тәрәзәдән егылып төшкәннән соң күпме вакыт җирдә ятканы билгеле түгел.
"Квалификацияле ярдәм күрсәтүгә карамастан, егылып төшкәндә баш сөяге җәрәхәте алган бала дәвалау учреждениесендә үлгән", — дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.
Ана кеше гаебен таныган. Бу фаҗига буенча тикшерү эше башланган.
Фото:.m24.ru