+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
7 февраль 2023, 13:05

Әгәр янгын хәбәрчесе булмаса...

Бүген иртән күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Әгәр янгын хәбәрчесе булмаса...
Әгәр янгын хәбәрчесе булмаса...

Янгын хәбәрчесе күпбалалы гаиләне  коточкыч фаҗигадән коткарган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, Бөре районының Пономаревка авылындагы торак йортта янгын чыккан.

"Чакыру буенча килеп җитүгә, янгынның 6х6 метр зурлыктагы торак йортта булуы ачыкланды. Ут 2 квадрат метр мәйданда, аш-су бүлмәсе стенасына, зыян китергән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк сүндерелгән”, – дип белдерде коткаручылар.

Билгеле булуынча, биредә күпбалалы гаилә яши.

"Йорт республика программасы буенча билгеләнгән автоном янгын хәбәрчесе белән җиһазландырылган. Ул үз функциясен үтәгән. Йортта яшәүчеләр вакытында ишетеп, вакытында һәм дөрес чаралар күргән. Янгынның сәбәбе ачыклана”, – дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: