+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

12 яшьлек улын борчакка тезләндергән...

Башкортстанда ике баласына карата рәхимсезлек күрсәткән ана судта җавап тотачак.

12 яшьлек улын борчакка тезләндергән...
12 яшьлек улын борчакка тезләндергән...

Зианчура районы прокуратурасы ике бала анасына карата “җәзалау” һәм “балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган елның мартыннан июнь аена кадәр 2010  һәм 2014 елларда туган ике баланың анасы, исерек хәлдә, 12 яшьлек улын борчакка тезләнеп тезләнеп торырга мәҗбүр иткән, шулай ук аңа тимерчыбык белән суккан.

Хатын балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, карау белән шөгыльләнми, ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган, спиртлы эчемлекләр белән мавыга.

“Гаепләнүче үз гаебен таныган. Хәзер балалар социаль учреждениегә урнаштырылган. Җинаять эше карау өчен Күгәрчен районара судына җибәрелгән”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото:is2.ecplaza.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: