+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кар өеменнән... машина астына

Уфа районында 8 яшьлек баланың урамдагы уены бәхетсезлек белән тәмамлана язган.

Кар өеменнән... машина астына
Кар өеменнән... машина астына

Нагаево авылында 8 яшьлек кыз шугычта машина тәгәрмәчләре астына барып кергән. Бу хакта Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл 14 март кичендә Нагаево авылының Михаил Дорохов урамында булган. Кыз шугычта юл буендагы кар өеменнән шуган һәм 44 яшьлек уфалы идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле тәгәрмәчләре астына барып кергән.  Балага табиблар ярдәме кирәк булган.

Кызның җиһазландырылмаган таучыктан шуу билгеле. Бу  вакытта әти-әнисе бала янында булмаган. ЮХХДИ инспекторлары тикшерү башлаган.

Махсус җиһазландырылмаган, юл буйларындагы таучыклардан шуу еш кына күңелсез, хәтта фаҗигале тәмамлана. Әти-әниләр, бу хакта балаларыгыз белән сөйләшеп, аларга юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлатып, мондый очраклар турында сөйләп, алдан кисәтеп куйсагыз иде.

 

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в