+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Доктор” булып уйнаганнар...

Дару белән агуланган ике бала дәваханәгә эләккән.

“Доктор” булып уйнаганнар...
“Доктор” булып уйнаганнар...

Волгоград өлкәсендә ике бала табиб булып уйнаганда дару белән агулана һәм дәваханәгә эләгә. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хәл февраль ахырында Светлоярск районының бер авылында була. Күпбалалы хатын ахирәте белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Бу вакытта аның өч баласы картәниләрендә кунакта була, ә 9 яшьлек улы һәм 7 яшьлек кызы өйдә кала һәм доктор булып уйнарга уйлыйлар.

Балалар көчле дару алып, өчәр төймә ашый. Шуннан соң икесе дә аңын югалта һәм дәваханәгә эләгәләр.

Полиция бу ананың берничә ел дәвамында балалары алдында спиртлы эчемлекләр куллануын һәм берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын ачыклаган.

Хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Аның балалары социаль-реабилитация үзәгендә, аның үзен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

 

Фото: cdn.a42.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в