Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итә. Ведомствода билгеләүләренчә, балаларның бу авырудан прививкалары булмавы ачыкланган.
Күзәтчелек ведомствосының эпидемиологлары авырулар белән элемтәдә булган кешеләр даирәсен билгеләгәннәр. Аларга ашыгыч рәвештә иммунизация үткәргәннәр һәм хәзер бу кешеләр медицина күзәтүе астында.
Эпидемиологик тикшерү дәвам итә, хәл “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе контролендә.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, күптән түгел Таҗикстаннан килгән балада да кызамык авыруы ачыкланган иде. Балага бу инфекциягә каршы прививка ясатылмаган.
Кызамык – югары йогышлы инфекция, авыру белән контакт очрагында 100 процент диярлек йоктыру очраклары була. Бу авырудан бердәнбер саклану чарасы – 1 еллык вакцинация һәм 6 еллык ревакцинация.
Балаларыгызга прививкаларны вакытында ясатыгыз. Бу мәсьәләгә җитди карагыз, әти-әниләр. Прививка кызамык авыруыннан саклаучы бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк!
Фото: old.minzdravao.ru