Авыргазы районы прокуратурасы биредә яшәүче хатын-кызга карата “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү” мәддәсе буенча гаепләү актын раслаган. Бу хакта Башкорстан прокуратурасының матбугат хезмәтенә сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Хәрәкәт аппараты авыруыннан интегүче 14 яшьлек инвалид баланың әнисе 2022 елның августыннан сентябренә кадәр баласын тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, антисанитар шартларда яшәткән.
Кыз даими рәвештә ашаудан мәхрүм ителгән, шулай ук яшәү өчен мөһим дарулар да алмаган. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен ана кеше берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган. Профилактик чаралар күрелүгә карамастан, ул әдәпсез тормыш алып баруын дәвам иткән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган, бала хәзер әтисе тәрбиясендә. Җинаять эше судка җибәрелгән.
Фото:portofranko-vl.ru