+1 °С
Болытлы
“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, вакыйга кичә, 16 мартта, Рабкоров урамындагы йортларның берсендә булган. 6нчы сыйныфта укучы ике үсмер көндезге вакытта, дәресләрдән соң, берсенең фатирына кайткан. Малайлар уйнаган, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында, көтелмәгән хәл була. Аларның берсе пычак белән яралана...
Үсмерләр арасында булган хәлнең әлегә берничә версиясе бар: уен вакытында очраклылык, малайлар арасында конфликт яки ялгыш пычакка егылу.
Үсмерне ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киткәннәр.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, пациентның хәле тотрыклы. Кичә табиблар аның күкрәк читлегенә һәм сул як җилкәсенә ашыгыч операцияләр ясаган.
Фото: big-rostov.ru