+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа туган сабыйны тәүлек буена ашатмаган...

Балаларны мондый сәер кешеләрдән Ходай үзе сакласын.

Яңа туган сабыйны тәүлек буена ашатмаган...
Яңа туган сабыйны тәүлек буена ашатмаган...

Шушы көннәрдә чи ризыклар ашап яшәүче билгеле блогер Максим Лютыйның бер айлык сабые үлү турындагы хәбәр бик күпләрне тетрәндерде. Билгеле булуынча, ир яңа туган сабыйларын да кояш энергиясе белән тукландырып үстерергә уйлаган.  Кызганычка каршы, бичара бала бер ай да яшәп өлгерә алмаган, хәлсезләнү, йончу һәм пневмониядән үлгән.

43 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган. Сочидагы тикшерүчеләр блогерны кулга алу һәм рәшәткә артына утырту турында үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургтан Краснодар краена күченгән Максим Лютый 33 яшьлек Оксана белән Сочиның Лазаревский районы Вардане авылында арендага алынган торакта яшәгән. Сабый 11 февральдә өйдә дөньяга килгән, ата-анасы аңа туу турында таныклык алуны да кирәк дип тапмаган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ир агымдагы елның февраленнән мартына кадәр кимендә өч тапкыр баланы әнисеннән алып, берәр тәүлеккә ашаудан мәхрүм иткән...

Балаларны мондый адекват булмаган, сәер кешеләрдән Ходай үзе сакласын.

 

Фото: versia.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в