+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үсмерләр тулы машина авариягә очраган...

Республикада бүген төнлә фаҗигале хәл булган.

Үсмерләр тулы машина авариягә  очраган...
Үсмерләр тулы машина авариягә очраган...

Фаҗига бүген, 23 март төнендә, Белорет районының Тирлән авылында булган. Совет урамы ВАЗ 2110 һәм УАЗ 201 янында бәрелешкәннәр.

ВАЗ 2110 руле артында булган 17 яшьлек үсмер һәлак булган. Биш бала имгәнгән. Аларның өчесе – 14 яшьлек кызлар, икесе – 16 һәм  17 яшьлек егетләр. Алар барысы да Белорет үзәк район дәваханәсенә озатылган.

Төбәк буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре һәлак булучының машина йөртү таныклыгы булмавын ачыклаган. Әтисе әйтүенчә, үсмер машинаны сорамыйча алган. Юл-транспорт һәлакәте очрагы буенча тикшерү башланган, аның барышында вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак.

Шаһитлар әйтүенчә, кызлар – сыра, ә егетләр катырак эчемлек эчкәннәр.

Башкортстан прокуратурасы тикшерү башлаган.

Әти-әниләр, балаларыгызга машина йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыруның куркынычы, хәвефсезлек кагыйдәләре турында аңлату эшләре алып барыгыз. Аларның иминлеге сезнең җаваплылыкка да бәйле.

 

Фото:ЮХХДИның матбугат хезмәте

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: