+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

3 яшьлек сабый тирән күлләвеккә егылган...

Республика авылларының берсендә яшәүче гаиләгә зур кайгы килгән.

3 яшьлек сабый тирән күлләвеккә егылган...
3 яшьлек сабый тирән күлләвеккә егылган...

Кичә, 23 мартта, Мәчетле районының Азангол авылында коточкыч фаҗига булган. 3 яшьлек кыз кар суыннан барлыкка килгән күлләвектә батып үлгән.

Фаҗига авылның Трактовая урамында булган. Кечкенә кыз өй янында үзеннән зуррак балалар белән уйнап йөргән. Бу вакытта әти-әнисе өйдә булган. Бер мәлдә бала суга уенчыгын төшереп җибәрә һәм, аны алырга үрелгәндә, кар суына егыла.

Сабыйның 4 яше сентябрьдә тулган булыр иде.

"Фаҗига урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары 2019 елгы баланың үлемен раслаган. Әлеге вакытта вакыйганың сәбәпләре ачыклана, тикшерү-оператив чаралар үткәрелә" дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе.

Эрегән кар сулары, күлләвекләр кечкенә балалар өчен аеруча зур куркыныч тудыра. Сабыйларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз, игътибарлы, сак булыгыз.

Фото: bashinform.ru.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: