+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Елга уртасында фотога төшмәкче булганнар...

Үсмерләрнең уены фаҗига белән тәмамлана язган.

Елга уртасында фотога төшмәкче булганнар...
Елга уртасында фотога төшмәкче булганнар...

Ырынбурда өч үсмер Урал елгасы буйлап боз өстендә йөзеп киткән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

“Көндез ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм чакыру номерына елгада боз өстендә йөзеп баручы өч үсмер турында хәбәр килде. Балалар боз буйлап йөрергә чыканнар, ләкин елга уртасына җиткәч, ярга кире әйләнеп кайта алмаганнар", — диелә хәбәрдә.

Малайларның гомерен саклап калуда МЧС, янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре катнашкан.

“Бәхеткә, боз кисәге тимер юл күпере янындагы яр буена килеп текәлгән. Үсмерләр ярга чыккан, аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый", — дип хәбәр иттеләр төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә.

“Урал56.Ру” басмасы хәбәр итүенчә, малайлар елга уртасында селфи ясамакчы булганнар. Тик боз кисәге чатнап ярыла һәм малайларны агым белән алып китә.

Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамлаган. Тик мондый уеннарның фаҗигале ахыры турында да еш ишетергә туры килә. Елгаларда боз киткәндә, аеруча сак булыгыз!

 

Фото: Ырынбур өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: