-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сак булыгыз, талпаннар уяна!

Берничә киңәш бөҗәкләрдән сакланырга ярдәм итәр.

Сак булыгыз, талпаннар уяна!
Сак булыгыз, талпаннар уяна!

Яз җитү белән кешеләр өчен талпан тешләү куркынычы арта. Моңардан ничек сакланырга? Сезгә берничә киңәш тәкъдим итәбез.

  1. Куаклыкларның үтә алмаслык өлешләренә, гомумән, ботак араларына керү киңәш ителми.
  2. Урманда яки агачлар күп үскән башка җирдә йөргәндә, ботакларны өзмәгез, кузгатмагыз, өстегезгә талпаннар төшергә мөмкин.
  3. Аяклар тулысынча капланырга тиеш.
  4. Спорт чалбарлары, триконың балаклары оекка кыстырылырга тиеш. Чалбар материалы шома булса, тагын да яхшырак.
  5. Баш киеме кияргә онытмагыз!
  6. Шулай ук, озын чәчләрне баш киеме астына яшерү киңәш ителә.
  7. Урман буйлап сәяхәт иткәннән соң, тышкы һәм эчке киемнәрне дә тикшерергә кирәк. Тәнегезне дә игътибар белән карап чыгыгыз.
  8. Чәчләрне вак тарак белән тарап, башны карарга кирәк. Үзегездә яки балагызда тәнгә кадалмаган талпан тапсагыз, аны яндырырга кирәк. Талпаннар бик чыдам, аларны сытып кына үтереп булмый.

Әгәр дә сезне яки балагызны талпан тешләгән булса, мөмкин кадәр тизрәк дәваханәгә барыгыз. Анда бөҗәкне тиз арада алалар һәм кешегә зыянлымы, түгелме икәнен тикшерәләр.

Әгәр дә табибка күренергә мөмкинлек булмаса, талпанны үзегез алыгыз. Бөҗәкне пинцет яки махсус җайланмалар белән, бораулау хәрәкәтләре ясап чыгарырга кирәк. Шуны истә тотыгыз, аның корсагына һәм борынына зыян китерергә ярамый. Шулай ук, чыгарган вакытта кинәт тартсагыз, талпанның яртысы тире эчендә калырга мөмкин.

Дуслар, урманга яки паркларга чыкканда үзегезгә һәм якыннарыгызга аеруча игътибарлы булыгыз. Табигать белән бергә талпаннар да уянуы турында онытмагыз!

Фото: chudo-prirody.com.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: