Барлык яңалыклар

Бер яшьлек бала кайнар суга пешкән

Республика районнарының берсендә сабый белән бәхетсезлек очрагы булган.

Бер яшьлек бала кайнар суга пешкән
Бер яшьлек бала кайнар суга пешкән

Туймазы районында кечкенә кыз белән бәхетсезлек очрагы булган. “Башинформ”га ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, кичә бер яшьлек бала кайнар су салынган стаканны үз өстенә аударган.

"Пешүләр алган зыян күрүче сабыйны ашыгыч рәвештә урындагы дәваханәгә алып киттеләр. Табиблар кызны тикшергән, күкрәгенең һәм корсагының беренче һәм икенче дәрәҗәдәге термик пешүен диагнозлаган. Аны реанимация бүлегенә урнаштырганнар, балага барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә”, — дип белдерә мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

 

Фото:pro-dachnikov.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: