+12 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Һәрвакыт йокы килә...

Язгы авитаминоз белән ничек көрәшергә? Бездән сезгә – берничә киңәш!

Кыш белән яз алышынган вакытта күп кенә укучыларның йокымсырап йөрүләрен, тиз аруларын, теге яки бу эшне эшләргә теләмәүләрен сизәргә мөмкин. Боларның барысының да сәбәбе бер – язгы авитаминоз.

Авитаминоз кеше организмында нинди дә булса витаминның җитмәүен аңлата. Яз көне авитаминоз килеп чыгуның сәбәпләре арасында түбәндәгеләр билгеләнә: ризыкта витаминнар җитмәү, рационсыз туклану, хәрәкәтсезлек һәм утырып яшәү рәвеше, стресс, артык арыганлык, авыр физик яки акыл хезмәте, иммунитетның кимүе.

Язгы матур көннәрне өйдә күңелсезләнеп, хәлсезләнеп ятмас өчен төп 3 киңәш:

  1. Күп очракта авитаминозны җиңәр өчен мультивитамин комплекслар эчү бик файдалы. Ләкин аларны үзегезгә-үзегез билгеләү катгый тыела. Сезгә туры килгән комплексны билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  2. Витаминнар җитмәү белән көрәшү өчен баланслы менюга нигезләнеп туклану бик мөһим. Сезнең рационда үсемлек майлары, балык мае, каймак, ит, бавыр, тавык йомыркасы, шпинат, кишер, чикләвек, сөт, цитрус, болгар борычы, кәбестәләр, сыр, яшел чәй, икмәк, кузаклылар, банан, авокадо һәм башка яшелчәләр, җиләк-җимешләр булырга тиеш.
  3. Язгы авитаминозны кисәтү өчен дөрес тукланырга, салкын тиюдән, стресслардан, сакланырга, күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк. Яз көне төрле спорт секцияләренә йөрү файдалы. Әгәр андый мөмкинлегегез юк икән, урамда яки паркта саф һава сулап йөрү дә бик яхшы булачак.

Дуслар, үз-үзегезне саклагыз, сәламәтлегегезгә бик игътибарлы булыгыз. Ямьле яз көннәрен күтәренке кәеф белән уздырыгыз!

Фото: freepik.com.

Һәрвакыт йокы килә...
Һәрвакыт йокы килә...
Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: