+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бәдрәф өчен 20шәр сум акча түләткән...

Мәктәптә бизнес оештырган “Бәдрәфләр патшасы” укучыларны талаган.

Бәдрәф өчен 20шәр сум акча түләткән...
Бәдрәф өчен 20шәр сум акча түләткән...

Красноярск мәктәпләренең берсендә җиденче сыйныф укучысы үзе укыган уку йортында бизнес оештырган. Ул мәктәптәге бәдрәфне түләүле ясый һәм сыйныфташларыннан, шулай ук, башка укучылардан акча җыя. Аңа хәтта “Бәдрәфләр патшасы” дигән кушамат тагалар.

Ул бәдрәфкә керүне 20 сумга бәяләгән, дип белдерәләр Красноярск крае прокуратурасында. Хезмәт популяр булган, шул ук вакытта бурычлылар саны да үскән.

— Акча түләмәүчеләргә үсмер “коллекторлык" чараларының бөтен ысулларын кулланган: үгетләүдән, янаудан алып физик көчкә кадәр, — дип ачыклыйлар ведомствода.

Бу бизнес, укучыларның берсе өенә җәрәхәтләр алып кайткач, очраклы рәвештә ачыла. Ул әти-әнисенә “бәдрәф патшасына” 2 мең сум бурычлы булуын әйтә. Бу эшкә башка ата-аналар да кушыла, алар да балаларның кесә акчасы кискен кимүгә шикләнеп йөргән була.

Нәтиҗәдә, җиденче сыйныф укучысын акча талауда гаеплиләр. Аның яшен һәм башка йомшартучы шартларны исәпкә алып, шартлы срок бирелә: малай 1 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Педагоглар да җәза алган. Аларның кайберләре хәйләкәр схема турында белгән, ләкин бернәрсә дә эшләмәгән. Аларны дисциплинар җаваплылыкка тарттырганнар.

Җиденче сыйныф укучысының имин гаиләдән булуы билгеле.

 

 

Фото: trk7.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: