+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Самокаттан егылган һәм... инсульт

Уфа дәваханәләренең берсенә баш мие җәрәхәте алган үсмерне китергәннәр.

Самокаттан егылган һәм... инсульт
Самокаттан егылган һәм... инсульт

17нче шәһәр балалар дәваханәсенең реанимация бүлегендә 16 яшьлек үсмерне китергәннәр. Аңа, самокаттан егылып төшкәннән соң, инсульт диагнозы куелган. Дәвалау учреждениесендә булуы турында сәламәтлек саклау министры телеграм каналдыгы битендә язды.

Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, травматология бүлегендә велосипедтан егылып төшкәннән соң баш мие җәрәхәтләре алган берничә бала эләккән. Май башыннан бирле бу медицина учреждениесенә  велосипед һәм самокатлардан егылып имгәнгән 17 пациент салынган.

"Җылы һава торышы урнашкач, самокатлардан һәм велосипедлардан егылу очраклары ешайды. Практика күрсәтүенчә, җәйге каникуллар башлангач, статистика үсәчәк әле. Ата-аналардан балаларын караучысыз калдырмауларын, алар белән җәйге хәвефсезлек турында әңгәмәләр алып баруларын сорыйм. Ул чакта күптән көтелгән каникулларның ямен бернәрсә дә җибәрә алмаячак", – дип язган ведомство җитәкчесе.

Фото: Айрат Рәхмәтуллин/vk.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: